Җинаять һәм җәза
24 февраль 2025, 19:39

Ана кеше 15 яшьлек кызын чылбыр белән батареяга бәйләп куйган

Гаиләбезне хур итте, дип зарланган ана...

Mash Gor Телеграм-каналы.Mash Gor Телеграм-каналы.
Фото:Mash Gor Телеграм-каналы.

Дагыстанда ана кеше  3 көн буена 15 яшьлек кызын батареяга чылбыр белән бәйләп тоткан. Янәсе, үсмер кыз көчләүгә зарланган һәм гаиләсен оятка калдырган.

Mash Gor Телеграм-каналы чыганагы мәгълүматы буенча, Кизилюрт шәһәрендә күп катлы йорт фатирында  әнисе һәм туган тиешле абыйсы кызны  өч көн буена чылбырда бәйдә тоткан һәм ашатмаган диярлек. Кызны могҗиза белән тоткынлыктан коткаралар: ул кәгазь кисәгенә ярдәм сорап яза, аны телевизор пультына урый да тәрәздән ыргыта.

Үсмернең холкы начар, ул тәртипсез,  даими рәвештә өйдән кача, шуңа бу чарага барырга туры килде, дип аңлатканнар кызның туганнары үз кылыкларын. Өстәвенә, кыз төркемләп көчләүгә һәм сыйныфташлары аны наркотиклар куллануга этәрүләренә зарланган. Үсмер кыз әле реабилитация үзәгендә, полициягә  гариза язылган, әнисен балигъ булмаганнар эшләре бүлеге тикшерәчәк.

Чыганак: Mash  Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас