Уфада табиб-анестезиолог ике яшьлек баланың венасына кертер урынга катетерны үпкәсенә керткән. Аның хатасы аркасында малайны коткарып кала алмаганнар. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы хәбәр итә.
Басма мәгълүматы буенча, бу хәл республика балалар клиник дәваханәсендә 2020 елда теркәлгән. Баланы башкалага Октябрьскийдан бавыр яман шешенә шик белән алып киләләр. Әнисе белән бергә малайны реанимациягә салалар. 4 ел хезмәт стажы булган анестезиолог катетер куярга килә. Медик УЗИ контроле белән умрау сөяге астындагы кан тамырына энә кертергә тиеш булган, әмма ул моны УЗИсыз гына эшләгән. Соңыннан бар да тәртиптәме икәнен белер өчен ул малайны компьютер томографиясе процедурасына алып барырга тиеш булган. Әмма бу кагыйдәне да анестезиолог инкарь иткән.
Соңрак нәни пациентның үпкәсе кан белән тулган, ул үлгән. Медикның гаебен тикшерүчеләр 2024 елда гына дәлилли алган, әмма бу вакытка эшнең срогы чыккан. Җәзадан мәрхүм сабыйның әнисенә миллион сум компенсация түләү генә калган.
Анестезиолог бу елның гыйнварына кадәр дәваханәдә эшләвен дәвам иткән. Үзенең гамәлләренә комментарий бирүдән ул баш тарткан.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.