Җинаять һәм җәза
11 февраль 2025, 07:15

Мәчеттә Гитлер турында китап тапканнар

Аллаһ сакласын!

Мәчеттә Адольф Гитлер турында табылган китап өчен  мулла җавап тотачак. Бу хәл Мәләвез районының Нөгеш авылында 2023 елда  теркәлгән. Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, әсәрнең исеме әйтелми, әмма ул тыелган әдәбиятка (ул фашистик Гермния һәм Италия турында. -Авт.) карый.

Китапны мәчеткә килүче кемдер махсус калдырып киткән, ди имам Азамат Яхшыев. Әмма прокуатура моңа ышанмаган һәм бу очракны экстермистик материаллар саклауга тиңләгән. Нәтиҗәдә мулланы җаваплылыкка тарттырганнар – аңа 2 мең сум күләмдә штраф салганнар, ә китапны юкка чыгарганнар. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас