Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 февраль , 12:31

Фирма директоры хезмәткәренең үлеме өчен җавап бирәчәк

Фаҗига Уфа районының Карпово авылында теркәлгән. 

“РегионСтройПроект” җәмгыяте директоры төзелеш эшләре алып барганда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу аркасында саксызлык буенча кеше үлеменә китерүдә гаепләнә. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә,  тикшерү версиясе буенча, 2024 елның апрелендә оешма директоры телдән электр эретеп ябыштыручылары һәм монтажчыларга Карпово авылындагы складта монтажланган электр котелын  һәм җылыту системасын  тикшерергә дигән бирем биргән.

Эшләрне башкарганда металлдан ясалган баскыч җимерелгән, аның астында  ике хезмәткәр калган. Аның берсе алган имгәнүләрдән үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян килгән.

"Фаҗиганең сәбәбе гаепләнүче җитәкчелегендә фирма башкарган металл конструкцияләрне эретеп ябыштыру буенча башкарылган эшләрнең хәвефсезлек таләпләренә туры килмәве булды. Ир-ат үз гаебен таныды. Җинаять эше Уфаның Октябрь район судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән", – дигән мәгълүмат бирделәр прокуатурада. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: