Черниковка бистәсендә исерек водитель утырган автомобиль күп катлы торак йортка “һөҗүм иткән”. Башкаланың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 26 гыйнвар төнендә “Шкода Октавиа” руле артындагы 38 яшьлек водитель, Коммунарлар урамы буйлап Черниковка урамына табан хәрәкәт иткәндә Кулса урамы буйлап баручы “ВАЗ-2114” машинасы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң “Шкода” йортка барып кергән.
Авариядә ВАЗдагы 24 яшьлек пассажир имгәнгән. Ахырда “Шкода Октавиа” руле артындагы водительнең исерек булуы ачыкланган.
Чыганак: bashinform.ru