Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 гыйнвар , 12:20

Яңа ел төнендә 51 исерек машина йөртүче тотылган

Эчкән килеш руль артына утыру - җинаятькә тиң! 

Яңа ел төнендә 51 исерек машина йөртүче тотылган
Яңа ел төнендә 51 исерек машина йөртүче тотылган

Узган тәүлектә Башкортстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 1000нән артык беркетмә төзегән. 51 машина йөртүче исерек килеш транспорт белән идарә итүдән читләштерелгән, кабат исерек килеш руль артына утыручыларны да тотканнар. Аларга карата җинаять эше ачылган. Бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткән.

Республика халкы полициягә юлларда хәвефсезлекне тәэмин итүдә ярдәм итә ала. Мәсәлән, исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының 8-347-279-32-92 телефоны аша яки дәүләт автоинспекциясенең Чат-ботында телеграмма аша хәбәр итәргә мөмкин.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: