Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 2нче полиция бүлегенә 53 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу ханыма ул эшли торган учреждениенең «җитәкче урынбасары» популяр мессенджерларының берсе аша шалтыраткан һәм аңа карата җинаятьчеләр мошенниклык гамәлләре кылырга тырышалар, дип хәбәр иткән. Аннары янәсе дәүләт учреждениеләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән шалтыратулар булган. Җинаятьчеләргә ышанып, хатын аларның күрсәтмәләрен тыңлаучанлык белән үтәгән. Хатын-кыз җинаятьчеләргә миллионга якын шәхси тупланмаларын һәм миллионнан бераз күбрәк кредит акчаларын күчергән. Әмма мошенникларга бу гына җитми һәм алар ышанучан хатынны үз фатирын сатарга, ә сатудан кергән акчаларны шулай ук банкоматлар аша күрсәтелгән счетларга күчерергә күндерәләр. Тулаем китерелгән зыян 4 миллион ярым сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Ә менә Учалы районында яшәүче автомобиль сатып алганда алданган. Үзен ниндидер коммерция оешмасының сату буенча менеджеры, дип таныштырган билгесез ир-ат белән элемтәгә кереп, ир-ат ун көн дәвамында аралашуын дәвам иткән. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча бу әфәнде вәгъдә ителгән Япон внедорожнигы өчен 2 миллион сум күчерергә карар кылган. Акча күчерелгәннән соң ялган сатучы элемтәгә чыгудан туктый. «Төп башына» утырган гражданин полициягә гариза язган. Әлеге факт буенча шулай ук РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча да җинаять эше кузгатылган.
Әмма республиканың барлык халкы да мошенниклар кармагына эләкми. Мошенниклыкның бер очрагын гариза бирүче үзе булдырмый калган. Уфа шәһәренең Ленин районында яшәүче пенсионерга янәсе «Мегафон» кәрәзле элемтә операторы белгеченнән шалтырату килгән. Шалтыратучы гариза бирүченең сим-картаның гамәлдә булу вакыты бетүен хәбәр иткән. Аннары билгесез кеше ир-атка карата мошенниклык гамәлләре кылырга телиләр һәм аларны булдырмау максатыннан кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәк, дип хәбәр иткән. Өлкән яшьтәге ватандашыбыз миллион ярым сумлык кредит рәсмиләштергән һәм хәтта чит кешегә акча күчерергә дә өлгергән. Күпмедер вакыттан соң пенсионерга булган хәлне аңлау килгән. Ул банкка шалтыраткан, анда ул күптән түгел генә кредит рәсмиләштергәнен һәм аның белән булган вәзгыять турында хәбәр иткән. Банк хезмәткәрләре ир-атка ул мошенниклык корбаны булуны һәм оператив рәвештә акча күчерүне туктаткан, дип аңлаталар. Аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калып булган Шул исәптән банк хезмәткәрләренең тиз һәм грамоталы эше нәтиҗәсендә.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз. Сезгә карата законсыз финанс операциясе ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Акчаларыгызны тәкъдим ителмәгән счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез! Телефоныгызга таныш булмаган затларның тәкъдимнәре буенча сезгә таныш булмаган кушымталар куймагыз. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулык саклагыз, тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".