Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 октябрь , 21:51

Коточкыч хәл: улы әтисен ауда атып үтергән

Бу җанөшеткеч вакыйга бүген булган.

https://t.me/chestnyreportazh
https://t.me/chestnyreportazh

Бүген Башкортстанның Бөре районында коточкыч хәл булган: ау вакытында улы әтисен атып үтергән.

“Честный репортаж” телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 5 кеше ауга барган. Әлегә билгеле мәгълүмат буенча, улы бер атуда үз әтисен үтергән. Ауда катнашучыларның барысы “бу коточкыч хәл алдан уйланылган гамәл түгел” дип белдергәннәр.

Әле фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: