Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 сентябрь , 13:45

Стәрлетамактан музыка җитәкчесе мошенниклар корбаны булды

Хатын-кыз берничә көн буе мошенникларга 2 миллион 800 мең сумнан артык акча күчергән.

Стәрлетамактан музыка җитәкчесе мошенниклар корбаны булды
Стәрлетамактан музыка җитәкчесе мошенниклар корбаны булды

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең дежур бүлегенә балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче 42 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче сүзләренчә, аңа үзен кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәре, дип таныштырган билгесез ир-ат шалтыраткан. Шалтыратучы кәрәзле элемтә хезмәтләре шартнамәсе вакытын озайту өчен хатын-кызга смстан кодны әйтеп бирергә кирәклеген хәбәр иткәч, ул, уйлап та тормыйча, әйтеп салган...

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчегә, янәсе дәүләт хезмәтләре хезмәткәре шалтыраткан. Ул дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетын «вату» булганын һәм кредитларны рәсмиләштерү һәм акчаларны чит илгә күчерү омтылышларын булдырмау өчен төрле банкларда кредитлар рәсмиләштерергә, ә акчаларны куркынычсыз счетларга күчерергә кирәклеген аңлаткан...

Полиция хезмәткәрләре зыян күрүче эшли торган балалар бакчасының эшче коллективы белән мошенниклыкны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрүгә карамастан, аферистлар аны ышандыра алган. Өч көн дәвамында хатын-кыз, мошенникларның манипуляцияләре буенча эш итеп, төрле банкларда 5 кредит рәсмиләштергән һәм банкоматлар аша билгесез счетларга акча күчергән. Кредитларны рәсмиләштергәндә ул банк хезмәткәрләренә акча аңа кызы өчен фатир сатып алу өчен кирәк дип әйткән. Хатын-кыз мошенниклар белән эш итүен аңлагач инде соң була.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: «Башинформ».

Стәрлетамактан музыка җитәкчесе мошенниклар корбаны булды
Стәрлетамактан музыка җитәкчесе мошенниклар корбаны булды
Автор:
Читайте нас: