Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 август , 14:50

Суд көне билгеле

Утырыш 18 сентябрьгә билгеләнгән.

Рәүфә Рәхимова/vk.com
Рәүфә Рәхимова/vk.com

Уфаның Киров районы судында “Пруфы Интернет-басмасы” киңкүләм мәгълүмат чарасы нәшире Рәүфә Рәхимовага карата Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 мәддәсе (“Русия Федерациясе Кораллы Көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән ачык гамәлләр”) буенча материалны карау датасы билгеләнгән.

“Башинформ”га республика судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утырыш, кайсыбер мәгълүмат чаралары бу хәбәрне кире какса да, 18 сентябрьгә билгеләнгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: