Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 август , 14:33

Уфада суд Рәүфә Рәхимованың армияне дискредитацияләве турында материаллар кабул итте

Уфаның Киров район судына «Пруфы» нәшире Рәүфә Рәхимовага карата Русия армиясен дискредитацияләү турындагы материаллар килде.

Уфада суд Рәүфә Рәхимованың армияне дискредитацияләве турында материаллар кабул итте
Уфада суд Рәүфә Рәхимованың армияне дискредитацияләве турында материаллар кабул итте

Эшне карау датасы әлегә билгеләнмәгән, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгына республика судларының берләштерелгән матбугат хезмәте хезмәткәре Анжелла Сәфиуллина.

 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк кайбер телеграм-каналларда Уфадагы 9нчы полиция бүлегендә РФ КоАП 20.3.3 маддәсе («Русия Федерациясе Кораллы көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр») буенча «Пруфы Интернет-басмасы» ММЧ нәшире Рәүфә Рәхимовага карата административ беркетмә төзелүе һәм материалларны Киров район судына карауга тапшырулары турында мәгълүмат пәйда булды.

 

Шул ук вакытта Sota* (иноагент) интернет-басмасы үзенең аноним чыганагына сылтама белән бу мәгълүматны кире какты. 

 

*Агымдагы елның 31 маенда Юстиция министрлыгы SOTA басмасын чит ил агенты, дип таныды. Ведомство аны исемлеккә кертүне шул исәптән басманың «Русия Федерациясенең, шулай ук РФ Кораллы көчләренең тискәре образын формалаштыруга юнәлдерелгән дөрес булмаган мәгълүматларны таратуы белән аңлатты.

Фото: "Башинформ" 

Уфада суд Рәүфә Рәхимованың армияне дискредитацияләве турында материаллар кабул итте
Уфада суд Рәүфә Рәхимованың армияне дискредитацияләве турында материаллар кабул итте
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: