Барлык яңалыклар

Мошенниклар халыкны төп башына утыртуны дәвам итә

Уфа һәм Ишимбай хатын-кызлары мошенникларга 14 миллион сумга якын акча җибәргән.

Мошенниклар халыкны төп башына утыртуны дәвам итә
Мошенниклар халыкны төп башына утыртуны дәвам итә

45 яшьлек Уфада яшәүче хатын-кыз быел июнь башында популяр мессенджерлар аша билгесез кешеләр белән аралаша башлый, алар үзләрен инвестиция компаниясе менеджерлары, дип таныштыралар һәм хатын-кызга финанс хәлен яхшыртырга тәкъдим итәләр. Июнь башыннан 11 июльгә кадәр хатын-кыз үзенең җыйган акчаларын, ә соңрак кредит алып тагы да мошенниклар тарафыннан күрсәтелгән счетларга акча күчерә.

Гомумән алганда, ул мошенникларга 9 миллион сумнан артык акчага баеткан, шуларның 5 миллионы үзенең акчасы булган, 4 миллионы кредит булган. Хатын табышны күрмәячәген аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итәргә карар итә. Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Шундый ук хәл Ишимбай шәһәрендә дә булган. Анда 68 яшьлек апа да билгесез кешегә ышана, ул күрсәткән кушымтаны урнаштыра һәм бер ай эчендә актив рәвештә «инвестицияли». Аның «инвестицияләре» нәтиҗәсендә мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча күчерелә, шуларның 400 меңе кредит, ә 3 миллион 800 меңе займ була. Бу факт буенча да Россия Эчке эшләр министрлыгының Ишимбай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатыла.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы янә бер кат искәртә: уяу булыгыз. Әгәр дә сезгә карата законсыз операция ясау турында шикле шалтырату килеп чыкса, сөйләшүне туктатырга киңәш ителә. Акчагызны куркынычсыз счетка күчермәгез, таныш булмаган кешеләргә телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган кешеләрнең киңәшләре буенча кушымталар куймагыз, билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяу булыгыз, тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте биргән мәгълүмат буенча Юлай Низаев әзерләде.

Фото: bash.news

Мошенниклар халыкны төп башына утыртуны дәвам итә
Мошенниклар халыкны төп башына утыртуны дәвам итә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: