Барлык яңалыклар

Сабак булсын: Мошенниклар халыкны алдауны дәвам итә

Уфада яшәүче ханым мошенникларга 10 миллион сумнан артык акча күчергән.

Сабак булсын: Мошенниклар халыкны алдауны дәвам итә
Сабак булсын: Мошенниклар халыкны алдауны дәвам итә

Эшмәкәрлек белән көн күргән хатын-кыз ике фатирые саткан, кредит һәм бурычка акча алган, хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак үзләрен таныткан аферистларга ышанган.

Уфаның 7нче полиция бүлегенә 1982 елгы хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Май уртасында аңа мессенджер ярдәмендә билгесез кешеләр шалтырата. Алар үзләрен ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре булуын әйтә. Аның акчаларын һәм мөлкәтен саклап калу өчен,  иң башта 2 фатирын саттыралар, аннары 3,7 млн сумнан артык кредит алдыралар. Шулай ук бу ханым үзенең танышларыннан бурычка алган тагын 600 000 сумны үзләренең хисабына күчерергә күндерәләр.

Бу акчаларны хатын-кыз банкоматлар аша аферистларның счетларына күчерә, ә үзе исә аларны саклау максатыннан куркынычсыз счётка сала, дип саный.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Республика Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: беркайчан да билгесез кешеләрнең таләпләре буенча акча күчермәгез!

Көн саен диярлек алданучылар, мошенникларга зур-зур суммалар күчерүче иптәшләр саны арта бара. Әлеге оператив мәгълүмат тә халык өчен сабак булсын иде!

Юлай Низаев әзерләде.

Фото: terem-capital.ru

Сабак булсын: Мошенниклар халыкны алдауны дәвам итә
Сабак булсын: Мошенниклар халыкны алдауны дәвам итә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: