Барлык яңалыклар

Республикада бер тәүлек эчендә мошенниклар 14 миллион сумнан артык акча урлаган

Кызганыч, күпләр «төп башларына утыргач кына» алданганнарын аңлыйлар... БР полиция бүлекләренә алдау турында 24 хәбәр килгән.

Республикада бер тәүлек эчендә мошенниклар 14 миллион сумнан артык акча урлаган
Республикада бер тәүлек эчендә мошенниклар 14 миллион сумнан артык акча урлаган

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча 5нче полиция бүлегенә 32 яшьлек Ишимбай кешесе мөрәҗәгать итте. Ул көндез Уфа югары уку йортларының берсендә проректордан хокук саклау органнарына ярдәм итүне сорап хәбәрләр килә башлаганын хәбәр итә, чөнки аны экстремистик эшчәнлекне финанслауда гаеплиләр, диелгән була анда. Шуннан соң шалтыратулар була: мошенниклар үзләрен ФСБ хезмәткәрләре, дип таныштыралар. Алар «мәгълүматлар таралган, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә телиләр»дип аңлаттылар. Акча урлауны булдырмас өчен, аңа акчаны куркынычсыз счет дип аталган счетка күчерергә киңәш итәләр. Нәтиҗәдә, ир-ат аферистлар хисабына 1 миллион 800 мең сум акча күчерә.

Шулай ук Уфа шәһәренең 3нче полиция бүлегенә 61 яшьлек ханым алдау турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Хатын-кыз белдерүенчә, аңа билгесез кешедән шалтырату килгән, ул үзен кәрәзле элемтә хезмәткәре дип таныштырган. Ялган хезмәткәр сим-картаның гамәлдә булу вакытын кичекмәстән озайтырга кирәклеген һәм моны ерактан эшләргә мөмкинлеген хәбәр иткән. Аңа СМС-код бирелгәннән соң, ул аны мошенникларга  әйтә. Берникадәр вакыттан соң хатын-кызга шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. 

Нәтиҗәдә, ул явыз ниятле кешеләр исәбенә 500 мең сумнан артык акча күчергән.

Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә уяу булыгыз! Кредит рәсмиләштерүне булдырмас өчен, бернинди кодлар әйтмәгез, мәгълүмат бирмәгез. Акчаны да таныш булмаган счетларга күчермәгез. Онытмагыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да карта мәгълүматларын сорамаячаклар һәм бернинди мәсьәләләрне дә телефон аша хәл итмәячәкләр. Әгәр сезгә билгесез номердан шалтыратып, сезнең кредит алырга теләүләрен әйтсәләр, телефоныгызны куеп, мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен банкка барыгыз.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте материаллары буенча Юлай Низаев әзерләде.

Фото: rutube.ru

Республикада бер тәүлек эчендә мошенниклар 14 миллион сумнан артык акча урлаган
Республикада бер тәүлек эчендә мошенниклар 14 миллион сумнан артык акча урлаган
Республикада бер тәүлек эчендә мошенниклар 14 миллион сумнан артык акча урлаган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: