Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 февраль , 10:03

Бөкрене кабер дә төзәтми, күрәсең...

Бер тапкыр тотылган булса да, кырын эшен дәвам иткән. 

Белокатай районында яшәүче 1961нче һәм 1976нчы елгы ике ир ялган аракы сату эшен оештырган. Әмма Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре аларның кырын эшен ачыклаган.

“Ирләр Свердловски өлкәсендә законсыз юл белән спиртлы продукция сатып алган һәм Башкортстан кешеләренә саткан. Әле акциз маркировкасы булмаган 1150 шешәдән күбрәк алкоголь, канистрларга тутырылган 520 литр спиртлы продукция һәм 95 процентлы антисептик сыекчалы 1350 шешә сатудан тартып алынган. Бу “байлыкның” гомум суммасы 905 мең сум дип исәпләнә. Шул ук вакытта җинаять эше фигурантларының берсе законсыз рәвештә алкоголь саткан өчен 2018 елда холык төзәтү эшләренә җәзага тарттырылган булган”, – диләр ведомстводан.

Белокатайның районара суды ирләрне алкоголь продукциясен законсыз рәвештә саклау һәм сатуда гаепле дип таныган. Аларның берсенә – шартлы рәвештә 3 елга иректән мәхрүм итү һәм 120 мең сум штраф, икенчесенә – шартлы рәвештә 4 елга иректән мәхрүм итү һәм 180 мең сум штраф билгеләнгән.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: