Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 гыйнвар , 17:54

Бәйрәмнәр үтте, руль артында исерекләр кимеми...

   Бу нәрсә була инде?

Бәйрәмнәр үтте, руль артында исерекләр кимеми...
Бәйрәмнәр үтте, руль артында исерекләр кимеми...

   Бу нәрсә була инде?

   12 һәм 13 гыйнвар көннәрендә Уфада юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан водительләрне тикшерү буенча масштаблы операция үткәрелде.

   Акциянең максаты – руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган һәм юл кагыйдәләрен бозган водительләрне ачыклау булды.

   Уфаның юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсе хәбәр итүенчә, акция барышында 500дән артык автомобиль тикшерелгән, бу исә 126 юл кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклауга китергән. 16 водительнең исерек булуы, шулар арасында моңа кадәр үк “правалары” тартып алынган водительләрнең дә булуы бәян ителә.

   Хокук бозучыларның автомобильләре махсуслаштырылган стоянкаларга озатылган.

   Игътибар!

   Алдан хәбәр ителүенчә, Башкортстан юлларында  юл кагыйдәләрен бозу очрагын видеофиксацияләүче 1827 комплексы эшли.

    Фото: bashinform

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: