Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 октябрь 2023, 20:29

Мигрант полиция машинасының тәрәзәсен ваткан

Соңгы вакытта мигрантлар холыкларын күрсәтә башладылар.

Мигрант полиция машинасының тәрәзәсен ваткан
Мигрант полиция машинасының тәрәзәсен ваткан

Стәрлетамак шәһәрендә бер мигрант патруль машинасының тәрәзәсен ваткан.

“Аиф Уфа” басмасы язуынча, урында яшәүчеләр, “Кампус” кальян-бардан шаулаган тавышларга зарланып, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә.

Полиция вакыйга урынына килә. Әмма тәртип бозучы хокук саклаучыларның таләпләренә каршы төшә. 21 яшьек Панах И. Полиция хезмәткәрләре янында сикергәли, аларны мыскыл итә, ахырда автомобильләренең тәрәзәсен вата.

Агрессив мигрантны, камерага карап, гафу үтенергә мәҗбүр итәләр. Ул башкача болай кыланмаячакмын дип вәгъдә итә.

Кызу холыклы мигрант сүзендә тора алырмы икән соң?  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: