Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 октябрь 2023, 19:37

Кешеләрне урлаганнар

Барлыгы 17 кешене бикләп тотканнар.

БР прокуратурасы.
БР прокуратурасы.

Стәрлетамак шәһәр суды 11 кешедән торган җинаятьчел төркемгә карата “кеше урлау” һәм “кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү” маддәләре буенча хөкем карары чыгарды.

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бер ир 2014 елда алкоголь һәм наркотикларга бәйле кешеләрне реабилитацияләү буенча хезмәт күрсәтүче үзәк төзи. Шулай ук тагын 10 кешедән торган җинаятьчел төркем булдыра. Бандитлар дәвалыйбыз дигән сылтау белән эчкечеләрне һәм наркоманнарны кулга эләктерәләр. Алар, пациентларның якыннарын алдап, кешеләрне урлыйлар һәм Кырмыскалыда арендалаган йортка алып киләләр. Барлыгы 17 кеше алар кулына эләгә.

Биредә пациентларны ач тоталар, йоклатмыйча җәфалыйлар. Аларны бикләп куялар, туганнары белән аралашырга һәм күрешергә рөхсәт итмиләр. Кем тәртип боза, аларны төрлечә җәзалыйлар. Территорияне ихата белән уратып алалар, ишекләр йозакка бикләнә.

Җинаятьчел төркемнең кырын эшен хокук саклаучылар 2020 елның ноябрендә ачыклый.

Суд Уфаның һәм Стәрлетамакның 11 кешесенә төрле сроклар белән хөкем карары чыгара. Оешма җитәкчесен 6 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итәргә дип билгели. Тагын өч кешегә 5 елдан 6 ел бирелә. Калганнарга 3 ел 9 айдан 5 ел 8 айга кадәр шартлы срок бирелә.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: