Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 август 2023, 12:42

Уфага барыр өчен машина урлаган

Бүтән төрле барып җитә алмасмын дип уйлады микән?

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенә 52 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән: аның “Датсун” машинасын урлаганнар.

Ханым сөйләвенчә, автомобиль йорт янында торган. Әмма ачкыч машинада булган. Автомобиль буры моны абайлаган, күрәсең: ул хуҗасы йоклаганда машинаны урлаган. Ханым иртән торгач, машинасын урлаганнарын аңлап, полициягә хәбәр иткән.

Хокук саклаучылар машина бурының эзенә тиз төшкән. Ул элек хөкем ителгән 41 яшьлек уфалы булып чыккан. Гаепләнүче кылыгын таныган.

Әйтүләренчә, ир, әти-әнисе белән сүзгә килгәннән соң,Уфага барып җитү өчен авылдашының машинасын урлаган.

Әле бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: