Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 март 2023, 17:15

Барга керсәң, шигырь сөйләмә!

Югыйсә, һөҗүм итүләре дә бар...

Барга керсәң, шигырь сөйләмә!
Барга керсәң, шигырь сөйләмә!

Барларга, кафеларга кергәнегез бардыр, дуслар. Мондый урыннарга кешеләр тамак ялгап алырга, ял итәргә дип киләләр. Ләкин юк-юк та күңелсез хәлләр дә булып тора.

Мәсәлән, Магнитогорск шәһәрендә барда бер ир-ат  икенче иргә пычак белән ташланган. Ник, дисезме? Баксаң, тегесе кычкырып һәм озак итеп шигырь укыган икән. Бу җәнҗалчының ачуына тигән, ул “шагыйрь” белән әйткәләшә, тиргәшә башлаган. Нәтиҗәдә, беренче ир икенчесенә берничә тапкыр пычак белән кадаган, аннары  үзе качкан. “Шагыйрь” әлеге вакытта дәваханәдә ята, диләр.

Хәзер Чиләбе өлкәсе тикшерүчеләре һөҗүм итүчегә карата җинаять эше кузгаткан. Һөҗүм итүчене Росгвардия хезмәткәрләре кулга алган.

Чыганак: Лента.ру

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: