Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 декабрь 2022, 23:06

Җиде роза чәчәгенә алданган...

Нинди хатын-кыз чәчәкләр яратмасын инде?

цветы-новосибирск.рф
Фото:цветы-новосибирск.рф

Балашихада  бер карак  7 роза чәчәге ярдәмендә кулына ярты миллион акча һәм кыйммәтле бизәнгечләр төшергән. Һөҗүмчене баеткан “алтын балык” – 51 яшьлек Екатерина. Ул, чәчәкләр китерүче курьер легендасына ышанып, аны подъездга керткән һәм фатиры бусагасында  көтеп торган.

Чәчәк гөлләмәсе тоткан “курьер”,  ир-ат игътибары тоюдан  эреп төшкән хатынны фатирга төрткәләп керткән дә, кулларын скакалка белән бәйләп, сейфны ачуын таләп итеп, чак җанын алмаган. Җинаятьче фатирдан 500 мең сум акча, алтын чылбырлар, сәгать, кыйммәтле кашлы йөзекләр һәм кулоннар алып чыгып киткән. Бизәнгечләрнең ни хак булуын хуҗабикә үзе дә санап чыга алмаган.

Ахырда карак хатынны ванна бүлмәсендә бикләгән һәм тыныч кына чыгып киткән. Күзәтү камераларын карап чыккач, полицейскийлар җинаятьчегә якынча 50 яшь икәнне ачыклаган. Ә йөзе медицина битлеге белән капланган. Ерак түгел урнашкан чәчәкләр кибетендә сатучы бер ирнең чыннан да һәрберсе 165 сумнан 7 ак роза чәчәге алуын раслаган... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: