Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 июль 2022, 19:34

Ә хатын-кыз эчсә ...бетте баш!

Күмертауда бер хатын ирен пычак белән чәнечкән.

 БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 45 яшьлек хатын өенә исереп кайткач, ире моңа ачуланган һәм гаиләдә тавыш купкан. Хәмер ярдәмендә дуслашырга уйлаганнардырмы, өйдә бергә тагын эчкәннәр. Ләкин ир дә исергәч, янә ызгыш-талаш киткән. Хатын түзмәгән,  пычакны эләктереп, 51 яшьлек иренә кадаган... 
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында бу хатынның элек тә иренең сәламәтлегенә зыян салганы өчен хөкем ителүен билгелеп үткәннәр. Хәзер җинаятьчене кулга алганнар.

Ире исән, үзәк шәһәр хастаханәсендә ята.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: