Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 июль 2022, 09:26

Чираттагы авариядә тагын дүрт кеше үлгән

Ике машина бүген таңда Мәләвез районында бәрелешкәннәр.

Мәләвез районында иртәнге бишләрдә (4.40 сәгатьтә)  Уфа-Ырынбур трассасының 196нчы километрында дүрт кеше һәлак булган.  БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, Ford Focus һәм аңа каршы килүче “Лада Ларгус” бәрелешкәннәр.

Авариядә 1986 һәм 1992 елгы ике водитель, “Ларгус”ның 1952 һәм 1960 елгы пассажирлары һәлак булганнар.

 “Ларгус”ның өч пассажирын дәваханәгә озатканнар.

Вакыйга урынына БР буенча ЮХХДИ җитәкчелеге  һәм Мәләвезнең районара прокуроры  Альберт Ахунов килгәннәр.  

“Лада Ларгус” руле артындагы таксистның Уфа-Акьяр маршруты буенча хәрәкәт итүе билгеле. Ул кешеләр ташуны рәсми булмаган төстә башкарган. 

Бу көннәрдә юлларда теркәлгән үлем саннары коточкыч күп. Кичә Бакалы районында 23 яшьлек егет зур тизлектә җәяүле 4 кызны таптап үтерүе турында язган идек...

 

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас: