Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 июнь 2022, 15:19

Исерек апалы-сеңелле сугышып киткәннәр

Бу хәл күңелсез тәмамланган. 

Баймак районы суды биредә яшәүче хатынны сәламәтлеккә зур зыян салып, саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепле дип тапкан. 

Суд материаллары буенча, 2021 елның 26 декабрендә икетуган хатыннар бер фатирда, икесе дә исерек була. Апалы-сеңелле туганнар талаша, аннары сугыша башлыйлар. Бер хатын икенчесен имгәтергә маташа, тик үтерергә уйламый. Тик берсе икенчесенең корсак астына пычак кадый.

Судта бу хатын гаебен таный, саксызлык аркасында үтердем дип аңлата. Аның сүзләренчә, ул туганы белән талаша, аннары апасын тынычландыру өчен кулына пычак ала. Апасы пычак күргәч куркып калыр дип уйлый. Ләкин апасы бу хатынның киеменә ябыша һәм үзенә таба тартып китерә. Алар икесе дә пычак өстенә егыла. Хөкем ителүче хатынның сул кулындагы пычагы  апасының корсагына кадала. Аннары ул апасының ярасын кулы белән кысып тота, канны туктатмакчы була. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар.

Суд карары буенча, апасын үтергән хатын биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Аның кызына 14 яшь тулмау сәбәпле, хөкем карарын үтәү 2023 елның 1 ноябренә кадәр кичектерелә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: