Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
30 ноябрь 2023, 10:20

Шундый матур яши беләсез

Авыл тормышының җиңелдән булмаган якларын үзләренчә матур итеп кабул иткән, бар нәрсәдән ямь табып яшәгән хатын- кызларга сокланмый мөмкин түгел. Алар бит гаиләдә уңган хуҗабикәләр, терлек асрыйлар, бакча үстерәләр, ә иң мөһиме – балаларына күркәм тәрбия бирәләр.

Шундый матур яши беләсез
Шундый матур яши беләсез

Әйтергә теләгән сүзем – Аскын районы Үршәде авылы мәдәният йорты янында оештырылган «Гөлнәзирә» фольклор коллективы әгъзалары хакында. Бу коллектив
2007 елда хатын- кызлар бәйрәмен үткәрү әзерлеге барган вакытта оештырылды. Ә “Гөлнәзирә” исемен методист Альбина Насырова тәкъдим иткәч, барысы да хуплап сайладылар. Нинди матур кызлар исеме!
Менә 16 ел инде бердәм коллектив халыкны үзенең иҗат жимешләре белән куандыра. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда иң актив чыгыш ясаучылар бит алар. Үзләренең моңлы тавышлары, оста, матур итеп биюләре белән тамашачы алдында абруй казандылар. 2021 елда үткәрелгән Бөтендөнья халыклары фольклориадасында, башкалабыз Уфада “Евразия йөрәге” форумында, “Башкорт традициясе варислары” фестивалендә катнашу бәхете эләкте “Гөлнәзирә” коллективына.
2019 елда Үрге Яркәйдә үткәрелгән “Аваз” фестивалендә катнашып, приз алып кайту зур сөенеч булды. Район күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, кыйммәтле бүләкләр, мактау кәгазьләре алып дәртләнеп кайталар.
Бу коллектив әгъзаларының тагы да мөһим эшен әйтергә кирәк – авылны яшелләндерү, чишмәләрне төзекләндерү. Шушы максат белән “Саумысыз, авылдашлар!”, “Чишмә бәйрәме” оештырылды. Тирә- якны тазарту эшендә актив катнашты хатын-кызларыбыз.
“Аек авыл” проектында да актив катнашып, яшьләр белән тәрбияви, әхлакый эшләр алып баралар. Ә бит хәзер алар дәү әниләр, ак инәйләр.
Шундый теләкләрне әйтәсе килә аларга:
Ак инәйләр, сезгә сокланамын,
Шундый матур яши беләсез.
Дин кушканны үтәп, шөкер итеп,
Кешеләрнең күңелен күрәсез.
Киләчәк тә шулай матур булсын,
Гомер үтсә иде шатлыкта.
Балаларга күркәм үрнәк булып,
Яшәсәгез иде саулыкта!

Фәнизә СӘМИГУЛЛИНА,
Аскын районы.

Читайте нас: