Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
21 июнь 2023, 11:11

Башкортстанда Коръән сүзләре язылган юл билгеләре куйганнар

Мәсәлән, Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә, авыр вакытларда да кулланыла.

Башкортстанда Коръән сүзләре язылган юл билгеләре куйганнар
Башкортстанда Коръән сүзләре язылган юл билгеләре куйганнар

Әбҗәлил районының Амангилде авылында Коръәннән алынган сүзләр язылган юл билгеләре урнаштырганнар. Бу эштә авыл халкы, хакимият, шулай ук, монда туып-үсеп, Уфада яшәүче якташлары катнашкан.

Шул авылда гомер итүче Рөстәм Юлмөхәммәтов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, мондый билгеләр әлегә кадәр Чечен Республикасында гына булган, һәм мондый объектларны урнаштыру турында тәкъдимнәр килгәләгән. Шуннан бу идея белән ул район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Анда аның тәкъдимен хуплаганнар.

ГОСТ билгеләрен эшләтү ансат түгел, аның өчен акча да байтак кына кирәк. Барлык чыгымнарны шул авылда туып-үсеп, әле Уфада яшәүче Морат Искужин үз өстенә алган. Билгеләр урнаштыру өчен торбаларны юл-төзелеш идарәсе бирә, ә ныгыту өчен материалга авыл халкы акча җыйган. Күрүебезчә, юл билгеләре бик матур килеп чыккан. Киләчәктә республикабызның башка район-авылларында да булыр дигән ышанычта калыйк.

“ӘгүзүбиЛләһ” – «Аллаһтан ярдәм сорыйм” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса начарлыктан сакланырга теләгәндә әйтелә.

“Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә, авыр вакытларда кулланыла. Шулай ук Аллаһ Тәгаләне мактау, зикр итеп тә әйте.

“Әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһка дан”, “Аллаһка шөкер” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса сөенечле вакыйга, уңышлы хәбәр турында сөйләгәндә кулланыла. Шулай ук, "хәлләр ничек?, сәламәтлек ничек?" дигән сорауларга җавап итеп тә әйтәләр.

.«Сөбһаналлаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә.

Башкортстанда Коръән сүзләре язылган юл билгеләре куйганнар
Башкортстанда Коръән сүзләре язылган юл билгеләре куйганнар
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: