Файдалы киңәшләр
14 Сентября , 11:27

Йокысызлыктан нәрсәләр ярдәм итә?

Халык киңәшләренә колак салыйк.

Ромашка төнәтмәсе. Ул йокысызлыктан коткара, нерв системасын көйли, тынычландыра. Әлеге төнәтмә организмны вируслардан да саклый. Әмма аны астмадан интеккән кешеләргә эчәргә ярамый.

 Җылы сөт. Сөт – табигый «антидепрессант». Ул организмны тынычландыра,  тиз йоклап кителә.

Бөтнек чәе. Ул арыганны баса, вирусларга каршы тора. Бөтнек чәе ашказаны белән эчәк авырулары вакытында да файдалы. Моннан тыш ул кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен көйли.

Чия суты. Йокы гормонына уңай йогынты ясый, тынычландыра. Нерв системасына яхшы тәэсир итә.
Йокысызлыктан интеккәндә йөзтүбән ятыгыз да кулларыгызны мендәр өстенә куегыз (әгәр кан басымыгыз югары булмаса), башыгызны сулга борыгыз. Шулай ятканда мускуллардагы киеренкелек бетә.
Сул якка ятып йоклау да файдалы, болай иткәндә ашкайнату юллары эшчәнлеге яхшыра. Әгәр кеше даими рәвештә йокысызлыктан интексә, аның сәламәтлегенә җитди зыян килә. Йокы режимына карата игътибарлы булырга кирәк. Өстә язылганнарның файдасы тимәсә, табибка барыгыз.
Сәламәт булыгыз!

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас