Файдалы киңәшләр
11 Сентября , 06:24

Көздән утырткан суган эре була

Суганнан мул уңыш алыр өчен ни эшләргә? Аны көздән утыртырга кирәк икән.

Көздән утырткан суган эре булаКөздән утырткан суган эре була
Көздән утырткан суган эре була

 

Көзен утыртылган суган орлыкка китми, аеруча ваграгын утырткан очракта. Уңышны да бик иртә җыеп аласың — июнь-июль айларында түтәлләр бушый.

Суганны утыртканда, түтәлне дөрес сайларга кирәк. Ул кояшлы һәм яхшы җилли торган урын булырга тиеш.

Суган башларын 5 сантиметр тирәнлеккә төртеп чыгабыз. Алар өстәрәк булса, кырау сугуы, я салкын тиюе бар.

Утырткан суганыгызга салкын тияр дип курыксагыз, аны ылыслы агач ботаклары, салам, торф белән ябарга була. Тик япманы кар эри башлау белән алырга кирәк.

Суганның уңышын арттыру өчен суган һәм сарымсак өчен кулланыла торган махсус ашламалар да сатыла.

Кызлар, ә сез суганны кайчан утыртасыз?Язынмы әллә көзенме?


Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас