Файдалы киңәшләр
8 Сентября , 20:18

Баклажаннан соте

Ингредиентлар: Баклажан – 1 кг,

Суган – 500 г,

Кишер – 500 г,

Татлы борыч –  400 г,

Помидор – 1 кг,

Ачы борыч – 1 данә,

Сарымсак – 45-50 г,

Тоз – 1 аш кашыгы (чүмәкәй),

Шикәр – 1 аш кашыгы,

6% алма серкәсе  – 1 аш кашыгы,

Үсемлек мае  – 8-10 аш кышыгы.

Баклажаннарны арчымыйча 1 см чамасы калынлыкта турыйбыз да, дүрткә бүләбез. Аерым бер савытка салып, өстенә  тоз сибеп, якынча 30 минут тотабыз. Аннары салкын суда юып, бераз сыгабыз. Сотейникка 8-10 аш кашыгы иссез үсемлек мае салып бик вак туралмаган суганны кыздырабыз. Кишер кушабыз. Аны кыргыч аша чыгарырга да мөмкин, әмма туралган килеш ул матуррак. 2-3 минуттан массага туралган баклажан, татлы һәм ачы борычны кушабыз. Яшелчәләр массасын яхшылап болгатабыз да, 10-12 минут пешерәбез. Аннары туралган помидор кушабыз (яшелчәләрнең зурлыгы  уртача булса яхшырак, бу очракта алар боламыкка әйләнми), сак кына болгатабыз, кәстрүлне капкач белән каплап, 5-7 минут пешерәбез. Аннары тоз, шикәр, алма серкәсе, сарымсак кушабыз, болгатып, 2 минут пешергәч, уттан алабыз. Яшелчәләрне  стерилизацияләнгән банкаларга (бу очракта 0,5 л отышлы) тутыргач, банкаларны кәстрүлгә (төбенә тастымал җәябез) утыртып, иңнәренә кадәр җылы су салып, 7-10 минут дәвамында стерилизациялибез. Һәм  тимер капкачлар белән ябабыз. Бу күләм яшелчәләрдән биш 0,5 литрлы банка соте чыга.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас