

Ингредиентлар:
Кара миләш – 1 кг,
Шикәр – 500 г,
Су – 700-800 мл.
Чыгышы якынча – 1,8 л.
Эш барышы
Яхшылап юылган кара миләш белән суны калын төпле кәстрүлгә салабыз (су җиләкне тулысынча капларга тиеш) да утка куябыз. Кара миләшне 15 минут чамасы пешерәбез. Җиләк тышы суела башлагач, блендерның тюльпан сыман җайанмасы белән массаны суы белән бергә изәбез һәм янә утка куябыз. Шикәр кушабыз. Кайнап чыккач, талгын утта ара-тирә болгаткалап, ярты сәгать кайнатабыз. Куерак варенье яратасыз икән, суны азрак кушып, массаны озаграк кайнатырга була. Тик шуны да искә алыгыз, суынгач, кара миләш кайнатмасы бераз куерачак әле.
Кайнатманы сүндергәч, стерилизацияләнгән банкаларга салып каплыйбыз (мин капкачларны да 2-3 минут стерилизациялим).