Файдалы киңәшләр
6 Сентября , 16:09

Теплицаны кышка әзерләү: чистарту һәм дезинфекция

Теплицаны кышка әзерләү: чистарту һәм дезинфекция  

Теплицаны кышка әзерләү: чистарту һәм дезинфекцияТеплицаны кышка әзерләү: чистарту һәм дезинфекция
Теплицаны кышка әзерләү: чистарту һәм дезинфекция

Уңышны җыеп бетергәч үк теплицада булган бөтен нәрсәне чыгарыгыз. Үсемлек калдыклары, яфрак-сабаклар, чүп үләннәре, бәйләвечләр, черегән яшелчәләр – бер нәрсә дә калдырмагыз. Әгәр үсемлекләр авырган икән, аларны компостка салмагыз — яндырыгыз яки бакчагыздан читкә түгегез. Шулай ук анда булган эш коралларын, кирәк-яракларны юыгыз, дезинфекцияләгез.

Патоген микроорганизмнар һәм күгәрекне бетерүнең иң нәтиҗәле ысулы – теплицаны күкерт шашкасы белән төтәтү икәнен генә искәртеп узабыз. Төтен барлык тишек-тошыкларга һәм, хәтта, туфракның өске катламына кадәр үтеп кереп, 100% дезинфекция ясый.

Әмма катгый рәвештә инструкция буенча эш итү зарур:  төтене кеше өчен зарарлы – перчатка һәм респиратор киегез; 

теплицаны тулысынча герметизацияләгез – ишек-форточкаларны һәм вентиляция тишекләрен ябыгыз; 

шашканы яндырып җибәрегез һәм тиз арада корылмадан чыгыгыз; 

теплицаны 5-7 көн ябык килеш тотыгыз – шул вакыт эчендә төтен туфракка үтеп, авыру чыганакларын юк итәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас