

Ингредиентлар:
Чөгендер-3 кг Кишер — 1 кг Татлы кызыл борыч-1 кг Помидор -1 кг Суган-1 кг Сарымсак-1 баш Шикәр-250 г Тоз — 3 аш кашыгы. 9% серкә — 150 мл Иссез көнбагыш мае – 250 мл
Хәзерлек: Чөгендер белән кишерне, помидорны эре угычта уарга. Татлы борычны һәм суганны шакмаклап турарга.
Барлык яшелчәләрне зур кастрюльгә салырга. Шикәр, тоз, үсемлек мае һәм серкә өстәргә. Яхшылап болгатырга. Серкә шундук өстәлә-шуның аркасында чөгендер үзенең матур төсен саклый. Яшелчәләрне плитәгә куярга һәм кайнатырга. Кайнаганнан соң утны киметергә һәм вакыт-вакыт болгатып, 25-30 минут пешерергә. Сарымсакны уарга , сүндерергә 5 минут кала өстәргә. ♨ Кайнар заправканы стерильләштерелгән банкаларга ябып, тулысынча суынганчы төрергә. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез.