

Ингредиентлар:
Ташкабак – 1,5 кг (саф авырлыгы),
Суган – 500 г,
Томат пастасы – 500 г,
Шикәр – 100 г,
9% аш серкәсе – 60 мл,
Хуш исле борыч – 10 данә,
Борчаклы кара борыч – 0,5 чәй калагы,
Кориандр – 0,5 чәй калагы,
Гвоздика- 0,5 чәй калагы,
Кызыл ачы борыч – 0,5 чәй калагы,
Тартылган корица – 0,5 чәй калагы,
Тоз – 2 чәй калагы чамасы (тәменчә).
Чыгышы – 2,25 л.
Юылган ташкабакны, суганны турыйбыз һәм кәстрүлгә салып, 1,5 чәй калагы тоз кушып, болгатып, кайнатып чыгарабыз. Яшелчәләрне 20 минут пешерергә. Уттан алып, блендер белән изәбез. Шикәр, томат пастасы (бу очракта аның тәмле булуы аеруча мөһим!) кушып, болгатып, кәстрүлдәге массага тәмләткечләр (хуш исле, кара борыч, кориандр һәм гвоздика) салынган нәни капчыкны (марлядан да ясарга мөмкин) төшерәбез, аны кәстрүл тоткычына бәйләп куябыз. Кәстрүлне акрын утка куеп, болгата-болгата 20-25 минут пешерәбез. Монда сак булырга кирәк, кетчуп як-якка чәчри. Ахырда тозын тәмләп, кирәк булса, өстибез, шулай ук корица һәм кызыл ачы борыч кушабыз, берничә минут пешерәбез. Аш серкәсе салгач, яхшылап болгатабыз да уттан алып, стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкачлар белән ябабыз. Якынча 250 мл 9 банка кетчуп чыга.

