Файдалы киңәшләр
4 Сентября , 03:56

Кышкылыкка щи рецепты

Ингредиентлар: Кәбестә – 2 кг,

Помидор – 700 г,

Татлы борыч – 700 г,

Суган – 700 г,

Кишер – 700 г,

Томат пастасы – 200 г,

Үсемлек мае (иссез) – 250 мл,

Шикәр – 80 г,

9% аш серкәсе – 80 мл,

Петрушка,

Тоз  2,5-3 аш кашыгы,

Тартылган кара борыч – 1 чәй калагы.

Чыгышы – 4 литр.

Суган, борыч, кәбестәне алдан ук вак кына турыйбыз. Кишерне һәм помидорны кыргыч аша чыгарырга (тышын ташлыйбыз). Кәстрүлгә май салып, суганны тү күренмәле булганчы кыздырабыз. Томат пастасы кушкач, 2 минут үтүгә помидор пюресы, кишер һәм борычны салабыз. Яхшылап болгаткач, шикәр, тоз, борыч өстибез. 15 минут пешерәбез. Аннары өлешләп кәбестәне кушабыз. Ахырда туралган петрушка өстибез. Масса кайнап чыккач, 15 минут пешерәбез. Аш серкәсе салып, 2 минут үтүгә яшелчәләрне уттан алабыз һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкачлар белән ябабыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас