

Ингредиентлар: Борчак – 800 г,
Помидор – 1 кг (бераз артыграк та ярый),
Суган – 500 г,
Кишер – 500 г,
Болгар борычы – 350-400 г (2-3 данә),
Үсемлек мае – 0,5 стакан (120 мл),
9% аш серкәсе – 30-40 мл,
Тоз – 2 аш кашыгы,
Шикәр – 1 аш кашыгы,
Кара борыч (тартылган) – 1/3 чәй калагы.
Чыгышы – якынча 3,5 литр.
Башта борчакны яхшылап юып, өстенә кайнап чыккан су коябыз да 40 мин тотып, суын түгәбез. Өстенә янә кайнар су салып, борчакны кәстрүлдә әзер булганчы пешерәбез. Тоз салмыйбыз. Борчак үзегезгә ничек ошый, шулкадәр пешерегез. Кемдер йомшаграк итеп пешерә, кемгәдер катырагы ошый. Борчак пешкән арада яшелчәләрне әзерлибез. Помидорларны бүлгәләп, кыргыч аша үткәрәбез, шулай иткәндә помидорның тышы кулда кала. Борычларны 190 градуста 20 мин дәвамында духовкада пешереп алырга кирәк. Пешкәч, тышын һәм орлыкларын чистартып, уртача зурлыкта турыйбыз. Арытаба калын төпле кәстрүлдә ярты стакан үсемлек маен кыздырабыз да вак кына туралган суганны салып, үтә күренмәле булганчы 10 мин чамасы кыздырабыз. Аннары эре кыргыч аша үткәргән кишерне кушабыз да тагын 10 минутлап кыздырабыз. Массага томат пюресы, туралган борыч, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, тартылган кара борыч кушып, яшелчәләрне зур булмаган утта 15 минут пешерәбез. Бу вакытка борчак та пешеп чыга. Аның суын түгеп, яшелчәләргә кушабыз. Зур булмаган утта борчаклы-яшелчәле массаны акрын гына болгата-болгата, 20-25 мин пешерәбез. Ахырда 2 аш кашыгы 9% аш серкәсе кушабыз һәм тагын 2 мин кайнатабыз. Стерилизацияләнгән банкаларга (0,5 л банкалар отышлы монда) тутырып ук салып (шулай яхшырак саклана), тимер капкачлар белән ябабыз.