

Иске, черек тамырларыннан арындырыгыз. Суганчаларын бүлегез. Бик кечкенәләре 3-4 елдан соң гына атачак.
Бер билгеле урынга утыртып куегыз. 3 еллык суганчалар ана суганчадан бераз кечерәк була. Алар киләсе елга яки бер елдан чәчәк атачак.
Тамырын 15-20 см калдырып кисегез. Казып алганда имгәтмәгез тамырларын. Тамырлары яхшы ятсынга чокырын 20 см тирәсе тирән казыгыз. Август ахырында, сентябрьдэ күчерсәгез була. Яхшылап күмеп куегыз. Утыртыр алдыннан бер 30 минут маргонцовкалы суга салып тотыгыз. Соң ата торган сортларны яз көне күчерергә кирәк.