Файдалы киңәшләр
29 Августа , 18:18

Кара миләштән компот

Бер 3 литрлы банкага ингредиентлар:

Кара миләш – 300-400 г,

Алма – 1-2 данә,

Шикәр – 200-300 г (мин 250 мл стакан шикәр салдым),

Лимон кислотасы – тулыр-тулмас 1 чәй калагы.

Эш барышы:

Банкага (банкаларны һәм тимер капкачларны мин һәрчак стерилизациялим) юылган кара миләшне салабыз. Кайнап торган су коеп, 5-7 минут крышка белән каплап тотабыз. Суны кәстрүлгә кире бушатып, аны яңадан кайнатып чыгарабыз. Кара миләшле банкаларга шикәр, лимон кислотасы салабыз. Кайнап чыккан суны коеп, тимер капкачлар белән ябып, төреп куябыз.
Кайсыбер рецептларда суны бер кабат кына салырга диелгән. Ул очракта банкага  кара миләшне, шикәрне, лимон кислотасын берьюлы салып, өстенә кайнап торган су коеп, капкачлар белән ябып, төреп куярга.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас