Файдалы киңәшләр
16 Августа , 14:31

Сливадан джем

Шикәре бик аз гына күләмдә булган хуш исле джем килеп чыга.

Сливадан джемСливадан джем
Сливадан джем

Кирәк булачак: 2 кило өлгереп җиткән слива, 10 аш кашыгы шикәр комы, 2 корица таягы.

Сливаны юып, төшен алабыз. Җимешне шикәр комы һәм корица белән бергә кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Салмак кына утта, болгата-болгата, 20 минут кайнатабыз. Шуннан җимешләрне иләк аша үткәрәбез. Салмак кына утка куеп, тагын 40 минут чамасы кайнатабыз.

Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас