

Кирәк була: Алма - 3 кг. Шикәр комы - 1 кг. Су - 100 мл.
3 бер литрлы банка чыга.
Алманы эчен аласыз. Аннан соң үлчисез. Аннан соң турыйсыз. Кәстрүл төбенә суны саласыз, аннан соң алма. Аннан соң шикәр. Алма, шикәр алма, шикәр, шулай саласыз.
Әкрен утка куясыз. Шикәр эреп, алма су чыгармыйча бутыйсы түгел. Аннан соң гына әйләндергәли аласыз. Кайнап чыккач бераз утны өстисез 5 минут кайнатасыз. (Шуңа 1 чәй калагы корица өсти аласыз. Корица белән тәмле була).
5 минут кайнатканнан соң сүндерәсез дә стерелизованный банкаларга тутырып тимер капкач белән борып, астын өскә әйләндереп төреп куясыз. Бу заготовка бүлмә температурасында да әйбәт саклана. Ике ел торса да бернәрсә булмый. Алмаларыгыз күп булса әзерләп куегыз.