Файдалы киңәшләр
14 Августа , 09:28

Сливадан как әзерлибез

Безгә 2-3 килограмм слива кирәк була. Аны юабыз һәм төшләреннән аерабыз.

Сливадан как әзерлибезСливадан как әзерлибез
Сливадан как әзерлибез

 

Аннары блендер белән бертөрле масса килеп чыкканчы изәбез.

Калай табага пергамент кәгазе җәеп, 3-5 миллиметр калынлыкта слива массасын салабыз.

Слива ачы булса, шикәр комы кушарга да була. Кояшта яки мичтә 12 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр (периодлап та ярый) киптерәбез.

Яхшы киптерелгән как пергамент кәгазеннән җиңел куба, уалмый да, ябышмый да. Какны рулет рәвешендә төрәбез һәм кисәкләргә бүләбез.

Килеп чыккан кисәкләрне кунжутта, кокос стружкасында яки шикәр пудрасында әвәләргә мөмкин.

Шулай ук һәр кисәккә фундук, миндаль яки кешью чикләвеге салырга мөмкин.

Как тәмле дә, файдалы да килеп чыга!

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас