Файдалы киңәшләр
14 Августа , 04:59

Мохито һәм чия компоты рецепты

Блогер Мәрьям Миңнегуловадан мохито һәм чия компоты рецепты

Мохито һәм чия компоты рецептыМохито һәм чия компоты рецепты
Мохито һәм чия компоты рецепты


Чия, бөтнек яфракларын юабыз.

Банканы парландырып алабыз (бик аз гына, кайнаган су салгач шартламасын өчен генә банка).

Банкага салабыз

- 2 стакан чия

- 300 гр шикәр комы

- бер юка гына телем лимон кисәге

- 2 бөтнек яфрагы

Кайнап торган су салып, парландырылган капкач ябып, банкаларны песогы эреп беткәнче ярты минут тирәсе идәндә әйләндереп алабыз.

Бетте-китте. Җиңел дә, тиз дә, баллы да түгел артык, атмый да, ди Мәрьям апа үзенең сәхифәсендә.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51900

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас