

✔1 кг баклажан
✔0,5 кг помидор
✔0,5 кг баллы борыч
✔ 2-3 данә суган
✔100 гр үсемлек мае
✔ 2-3 аш кашыгы аш серкәсе
✔2-3 чәй кашыгы тоз, тәменчә борыч
✔1 аш кашыгы шикәр комы
яшел тәмләткечләр
Баклажанны пешерәбез дә кабыгыннан чистартып, иттарткычтан чыгарабыз. Помидорны да, кабыгын салдырып, иттарткычтан уздырабыз. Суган белән баллы борычны да шулай эшлибез. Барысын бергә кушып, тоз, шикәр, борыч һәм яшел тәмләткечләр өстибез.
Аш серкәсе, үсемлек мае агызып, бер сәгать кайнатабыз да банкаларга тутырып куябыз. Уылдык коңгырт төскә керергә тиеш.