

“Түтәлдә үскәнне күпме туры килә шулкадәр ашап гадәтләнгәнбез инде. Сәламәтлек өчен аларны куллануның да чамасы бардыр инде ул. Сездән сорыйм әле: көненә күпме кыяр, күпме помидор ашарга ярый икән?”
- Табиб-диетолог, эндокринолог Антон Поляков “Аргументы и факты ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көненә уртача зурлыктагы ике помидор һәм зур булмаган ике кыяр ашасаң (икесе ярты кило чамасы була) – шул җитә дип белдергән.
Аның әйтүенә караганда, көненә шуның кадәр күләмдәге кыяр-помидор организмны кирәкле витаминнар һәм клетчатка белән тәэмин итә һәм аңа авырлык китерми. Ләкин бу кыяр-помидор ашадым, башкача яшелчә ашамасам да була дигән сүз түгел.
Кәбестә, ташкабак, татлы борыч, башка сезонлы яшелчә, яшел тәмләткечләрне дә кулланырга кирәк. Шулай гына организм тулы кыйммәтле витаминнар һәм микроэлементлар алачак, дигән Поляков.