Файдалы киңәшләр
7 Августа , 07:42

Банкаларны ничек пешекләргә?

“Яшелчәләр өлгерде. Ел да кышкылыкка дип төрле салатлар әзерлим. Саклауга куеласы банкаларны тиз һәм җиңел генә стерильләштерү турында языгыз әле”,шундый сораулар да килә безнең редакөия почтасына.

- Әйдәгез уңган хуҗабикәләр белән салатлар өчен банкаларны әзерләү алымнарын бергәләшеп барлап чыгыйк. Быелгы уңыш әллә ни сөендермәсә дә, “байның амбар стенасын себерсәң, бер атналык он табыла” дигән кебек, барыбер тәмледән- тәмле салатлар ясап куярга да җитәр әле. Иң мөһиме: шатлык белән ашарга язсын!
Банкаларны әзерләүгә килгәндә, савытларны газ мичендә (духовкада), микродулкынлы мичтә яки пар белән стерилизацияләргә мөмкин. Теләсә нинди стерилизация алдыннан сода яки сабын белән яхшылап юарга кирәк икәнен үзегез дә беләсез инде. Банкаларыгыз күп булса, иң уңайлысы мичтә пешекләп алу. Банкаларны салкын мичнең рәшәткәсенә яки табага авыз белән өскә каратып куегыз да температураны 110-120 градуска куегыз. Якынча 20-25 минут тотыгыз. Коры сөлге белән тотып сак кына алыгыз, температураның үзгәрүеннән шартламасыннар. Микродулкынлы мичтә эшләсәгез, һәр чиста савыт төбенә 1,5-2 см дәрәҗәсендә су салыгыз да 700-800 Вт куәтенә куеп 3 минут тотыгыз. Су калдыкларын түгеп, банкаларны коры сөлге өстенә тезегез.
Күпчелек хатын-кыз гадәткә кергән ысулны куллана: кайнап торган сулы савытка махсус боҗра-тоткыч яки дуршлаг куя да банкаларны шуның өстенә авызы белән аска каратып куя. Болай эшләү мәшәкатьлерәк кебек, әлбәттә.

Читайте нас