Кыяр тозлауның иң җиңел ысулы: суны да, тозлыкны да санап утырасы түгел

Кышка кыяр тозларга җыенасызмы? Социаль челтәрләрдә хуҗабикәләр арасында зур кызыксыну уяткан гади һәм уңайлы рецепт тәкъдим итәбез.

Кыяр тозлауның иң җиңел ысулы: суны да, тозлыкны да санап утырасы түгелКыяр тозлауның иң җиңел ысулы: суны да, тозлыкны да санап утырасы түгел
Кыяр тозлауның иң җиңел ысулы: суны да, тозлыкны да санап утырасы түгел

Аның төп өстенлеге – күпме су, тозлык кирәклеген катлаулы итеп исәпләп утырырга кирәкми.

Башта стерильләштерелгән банкаларга кыярларны, лавр яфрагын, кара борыч, канәфер, сарымсак, укроп орлыгы һәм карлыган яфракларын салыгыз. Өстенә кайнап торган су коеп, капкач белән каплагыз һәм суынганчы калдырыгыз.

Банкалар суынгач, суын аерым савытка бушатыгыз. Шушы күләмгә карап кәстрүлгә кирәкле кадәр чиста кайнар су салыгыз һәм һәр 1,5 литр суга:
1,5 аш кашыгы тоз;
1 аш кашыгы шикәр комы өстәгез.
Тозлыкны 1–2 минут кайнатыгыз.

Шул арада һәр банкага 2 аш кашыгы 9 процентлы серкә салыгыз. Аннары кайнар тозлыкны тутырып, стерильләштерелгән тимер капкач белән ябыгыз. Банкаларны капкач ягына әйләндереп, суынганчы калдырыгыз.❗Бу ысул белән әзерләнгән кыярлар шәһәр фатирында да бүлмә температурасында яхшы саклана һәм кетердәп тора.
Ясап карагыз әле – бәлки, бу рецепт сезнең дә иң яраткан ысулыгызга әйләнер!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас