

Ул бер стакан җылы суга 1–2 чәй кашыгы аш содасы салып ясала. Алга таба әлеге эремәгә бинт яки марляны манып алып, шуны черки тешләгән урынга куеп торырга кирәк. 9 процентлы серкә белән ясалган шундый ук эремәнең дә файдасы зур.
– Тырнак гөл (календула) төнәтмәсе, корвалол белән валокордин кебек тынычландыргыч дарулар да кычытуны баса.
– Черки тешләгән урынга кефир яки каймак сөртеп куйсаң да, нәтиҗәсе озак көттермәс.
– Алоэ, шалфей кебек үсемлекләрне төеп, шуннан чыккан сокны черки тешләгән урынга куеп торсаң, кычытуның эзе дә калмас.
Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез. Югалтмаска саклап куегыз.