

Ул шулай ук гемоглабинны күтәрә, холестеринны киметә.
Чөгендерне юып чистартырга. Өч литрлы банканың ⅓ өлешенә ваклап чөгендер салырга. Шуңа бер телем кара ипи һәм 1 аш кашыгы песок салырга да, банка тулганчы җылымса су агызырга. Банканы каплыйсы түгел, марля бәйләп куярга. Караңгы урынга алып куясыз. Күбеге барлыкка килгән саен күбеген алырга кирәк. Квас үтә күренмәле бордовый төскә кергәч, сөзеп шешәләргә тутырасыз. Салкын урынга куясыз.
Эчкәндә бераз гына җылытырга кирәк. Көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, ярты стакан эчәргә.
Дәвалану курсы 2 ай. Пока бу әзерен эчкәндә икенче банканы ясап куя аласыз.