"Себеркене туңдырып куям"

Сез дә шулай итеп карагыз әле

"Себеркене туңдырып куям""Себеркене туңдырып куям"
"Себеркене туңдырып куям"

— Киптергән себеркене куярга урыныбыз юк. Шуңа да соңгы арада җайлы ысул таптым, мунча себеркесен катырып куям. Моның өчен яңа җыеп бәйләгән себеркене яхшылап азык-төлек пленкасына төрәм, - ди Кама Тамагыннан Әминә Сафина.

Туңдыргычка куям. Урынны да күп алмый. Бер себерке бер балык кадәр генә кала. Кайбер кеше, мондый себеркенең яфраклары тиз коела, дип зарлана. Катырылган себеркене дөрес кулланырга кирәк. Кыш көне салкын суга саласың, җебемичә пакетын ачарга ярамый. Катырылган себерке чабынганда мунчага хуш ис тарата, яңа җыелган кебек була.
 


Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51731

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас