

Табиблар болай эшләргә ярамый дип кисәтә. Баллы урында микроблар бик тиз үрчи.
Базарда пычакны юарга да шартлар юк. Сатучылар еш кына пычакларын пычрак чүпрәк белән сөртеп ала да, карбызга микроблар эләгә, һәм берничә сәгать эчендә бактерияләр колониясе үрчи.
Карбыз – җиләк, ул барыбер авыр металл тозларын туплый. Шуңа күрә аны сәүдә өчен билгеләнгән урыннардан сатып алу яхшырак. Юл кырыйларында сатылганнарының кайда үстерелгәнен, аларга нинди ашламалар сибүләрен белмибез. Еш кына анда «селитрлар»да, «нитратлар» да була.