Помидордан сок ясыйбыз

Помидордан сок ясау РЕЦЕПТЫ

Помидордан сок ясыйбызПомидордан сок ясыйбыз
Помидордан сок ясыйбыз

 Помидорларны юып, сок чыгаргыч аша чыгардым. Минем 10 кг помидор иде, 8 литр сок чыкты.

21 литр сокка 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз алабыз. Кәстрүлгә салынган сокка тоз белән шикәр комын кушып болгаттым да газга кайнатырга куйдым.

 Кайнап чыккач, 6-7 минут тоттым һәм стерильләштергән банкаларга салып каплап куйдым. Тәмен тәмләп карап, үзегезгә ошаганча тозын өстәргә була. Беренче ел гына ясамыйм инде, өйдәгеләрем ел да шуны сорый.

Искәрмә! Кайнап чыккач та чыккан күбеген җыясы түгел, кайнаткан вакытта үзе бетә, әзрәк калса да зыянлы түгел. 

Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез. Югалтмаска саклап куегыз.

Кадрия Ишмурзина рецепты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас